Хәзер федераль ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләр җыелмасын сайларга яки аның урынына компенсация алырга карар итә. 1 октябрьгә кадәр билгелеләргә кирәк.
Көндезге стационар бүлек мөдире, Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиблар комиссиясе рәисе Ләйсән Яркаева «соцпакет» ны сайлаганда ташламадан файдаланучы нәрсә алуын сөйләде.
«Сәламәтлек хәле начарайган очракта, озак вакыт дәвалану кирәк булганда, еш кына кирәкле даруларны сатып алу өчен айлык акчалата компенсация җитми. Күп пациентлар сатып ала алмаган кыйммәтле препаратлар бар. Бигрәк тә яман шеш авырулары булган очракта, шикәр диабеты яки бронхиаль астма булганда. Мондый препаратлар махсус исемлеккә кертелгән һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында дәүләт тарафыннан бушлай бирелә. Аларны табиблар ярты елга бер тапкыр гына заказ бирә алалар. Шуңа күрә без пациентларга үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итәбез!"- дип аңлатты Ләйсән Роберт кызы.
Дару препаратларыннан тыш, "соцпакет" ка бушлай дәвалану һәм кыйммәтле операцияләр үткәрү дә кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 1011 сум тәшкил итәчәк. Ә авыр чир булган очракта, ташламалы даруларны гаилә бюджеты акчасына сатып алырга туры киләчәк.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алуны яңадан башлап җибәрү өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Әгәр федераль льготник быел бушлай дару алган булса, кабат гариза бирергә кирәкми", - дип хәбәр итте Ләйсән Яркаева.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дару чаралары белән тәэмин итү программасы федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан бирле гамәлдә. Федераль ташламаларга ия булучылар арасында халыкның берничә категориясе бар: сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар, блокадачылар һәм башкалар.