Спас хастаханәсендә компьютер томографын урнаштыру өчен кабинет әзерләнә

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Спас хастаханәсендә компьютер томографиясе аппаратын урнаштыру планлаштырыла. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча сатып алынган.

Хәзерге вакытта диагностик аппарат урнаштыру өчен бүлмәне әзерләү бара.

РҮХ өчен әлеге аппаратны сатып алу халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак, функциональ диагностика дәрәҗәсен арттырачак, бу диагноз кую тизлегенә дә уңай йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International