Апас муниципаль районының Чүри - Бураш авылында төзелеп килүче фельдшер-акушерлык пунктының тирә-ягын төзекләндерү эшләре бара. Модульле бина «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Объектның бәясе 6 млн 766 мең 740 сум.