Раифа ябык типтагы махсус училищесында тәрбияләнүчеләр өчен ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә багышланган лекция булды. Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова һәм ТР атказанган табибы, табиб-дерматовенеролог, Республика клиник тире-венерология диспансерының бүлек мөдире Нурислам Гайфуллин чыгыш ясадылар.
Нурислам Гайфуллин ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә йогынты ясаучы риск факторларының берсе - җенес юлы белән күчә торган инфекцияләр: сифилис, хламидиоз, кеше папилломасы вирусы, ВИЧ, гениталь герпес һәм башкалар, дип билгеләп үтте.
Шулай ук ул ассызыклаганча, миграция агымнары җенси юл белән күчә торган инфекцияләр үсешенә китерә, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк: шәхси саклану чараларын кулланырга, очраклы элемтәләргә кермәскә, яңа танышларны сайлаганда сак булырга, наркотиклар һәм алкоголь кулланмаска.
Табиб Роза Алимова репродуктив сәламәтлекне саклау өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, дип өстәде.