"Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында Октябрьский поселогында тиздән модульле ФАП ачылачак.
Бүген аның стеналарында Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы вәкилләре катнашында төзелеш мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында катнашучылар Югары Ослан районында стажировка чикләрендә, Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Таһир кызы Абдуллина белән бергә, Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Савельев Илья Вячеславович, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанс һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы урынбасары Насыртдинов Олег Рәшит улы килделәр.
Катнашучылар хастаханәнең структурасы, авыл сәламәтлек саклау үзенчәлекләре белән таныштылар, стационар бүлекләренә, яңа балалар амбулаториясенә һәм лабораториягә бардылар.
Баш табиб Сергей Юрьевич Мишакин соңгы үзгәрешләр һәм районның медицина хезмәтен үстерү планнары турында сөйләде. Очрашу ахырында стажировкада катнашучыларны кызыксындырган мәсьәләләр турында җентекләп фикер алыштылар.