Сидорова Нина Николаевна - Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең шәфкать туташы.
«Медицинага өлкән апалар үрнәгендә килдем, ак халатлы кешеләр дә һәрчак соклану уятты. Медицина минем өчен тормыш, фикерләү рәвеше, монда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булырга кирәк», - дип сөйли Нина Николаевна үз һөнәре турында.
Нина Николаевна хезмәт юлын 1981 елда КБМҮдә яңа туган балаларның патологиясе бүлегендә башлый. 1990 елда медицина эшчәнлегенең юнәлешен үзгәртә – "инфекциягә" китә.
«Хезмәт эшчәнлегенең башында ук 600 граммлы баланы тәрбияләү һәм аның белән бер елдан соң очрашу иң истә калырлык очракларның берсе булды,» - дип кичерешләре белән уртаклаша Нина Николаевна.
Яшь буынга теләкләрен җиткерде: «Медицина сайлагансыз икән, аңа тугры булыгыз, алдамагыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм кайгыртуыгыз кешеләр күңелендә калачак!» - сөйли Нина Николаевна.