Пляжлы ялда алкоголь катгый тыела

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Эсседә алкогольнең тискәре йогынтысы икеләтә арта. Тик, кызганыч, бу кайбер гражданнарны ялда спиртлы эчемлекләр кулланудан туктатмый, дип белдерә Республика клиник наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Ирина Иванова.

Кеше организмы өчен югары температурада эшләү кыенлаша. Хәмер эчемлекләр өстәмә йөкләнешкә китерә.

Эсседә алкоголь эчеп, кеше исереклек халәтен эссе кагудан аера алмый. Эсселек кан тамырларын киңәйтә, ә алкоголь бу процессны көчәйтә. Спирт тизрәк үзләштерелә, бу йөрәк эшен катлауландыра. Эссе һавада исереклек бик тиз бара. Йөрәк авырулары булганда алкоголь инфарктка яки инсультка китерергә мөмкин.

Пляжда спиртлы эчемлекләр куллану гомер өчен куркыныч тудыра, дип кисәтә нарколог. Кеше үз контролен югалта, координация бозыла. Исерек хәлдә суга керү катгый тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International