Буада Марат Садыйков катнашында медицина училищесының тулай торагы ачылды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Буага эш сәфәре кылды. Биредә медицина училищесының тулай торагы ачылды. 

Бәйрәм чарасында медицина училищесы директоры Рамил Гыймадиев "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов Марат Садыйковка "Буаның мактаулы гражданины" исемен бирү турында хәбәр итте.

Шулай ук бәйрәмдә уңышка ирешкән студентлар да бүләкләнде. Ранис Камартдинов "РИФ" төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Соңыннан җитәкчеләр 136 урынга исәпләнгән тулай торакны карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International