Өч башлы аждаһаны җиңәр өчен корал уйлап таптык, Африка фил өчен теш пастасы ясадык. Тагын бик күп мавыктыргыч тәҗрибәләрне балалар беренче фәнни тикшеренүләр вакытында үткәрә алдылар.
Булачак беренче сыйныф укучылары өчен мондый лаборатория дәресләрен аниматорлар үткәрде, аларны булачак беренче сыйныф укучысы көненә район үзәк хастаханәсе профкомы хезмәткәрләре чакырды. 52 малай һәм кызлар өчен искиткеч тамаша оештырылды. Аниматорлар, фейерверк тарату, бүләкләр һәм, әлбәттә, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров игелекле теләкләр белән бәйрәм белән котлады.