Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе «Ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы бригадасы» номинациясендә һөнәри осталык конкурсы призеры булды

2022 елның 26 августы, җомга

2022 елның 25 августында Чабаксарда һәлакәтләр медицинасы һәм Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләренең II Чуваш төбәкара һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурсның оештыручысы - Чувашия Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы һәм Ашыгыч медицина ярдәме үзәге. Конкурс медиклар һәм «03» хезмәтенең күчмә бригадаларын йөртүчеләрнең гадәттән тыш хәлләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре шартларында ашыгыч ярдәм күрсәтүгә әзерлеген арттыру максатларында үткәрелә.

Конкурста Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУның командасы да катнашты.

Конкурс теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Ашыгыч ярдәм бригадалары тест сорауларына җавап бирделәр, теоретик мәсьәләләрне чиштеләр, гадәттән тыш хәлләр вакытында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен белүләрен, шулай ук медицина җиһазларын белүләрен күрсәттеләр. Санитар автотранспортны йөртүчеләр өчен дә махсус биремнәр бар иде.

Казан шәһәре командасы «Ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы бригадасы»номинациясендә мактаулы икенче урынны алды. Моннан тыш, «Командада иң яхшы эш»дигән аерым номинация белән дә бүләкләнде.

фоторепортаж карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International