Бүген Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Балалар Республика клиник хастаханәсендә яңа туган балаларның патологиясе бүлегенә килеп китте.
Традициягә әверелгән Ирина Волынецның эш визиты, бүлектә дәваланучы пациентлар белән аралашу белән дәвам итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил әлеге бүлектәге авыр эштә табибларның һәм медицина персоналының мөһимлеген ассызыклады, әниләргә һәм балаларга тизрәк савыгуларын, хезмәткәрләргә зур уңышлар һәм алга таба үсеш теләде, шулай ук традиция буенча бүләкләр тапшырды.