Ашыгыч медицина үзәге ачылганчы бер атнадан да азрак вакыт кала.
Хәзер белгечләр барлык кирәкле җиһазларны урнаштыра.
Исегезгә төшерәбез, 6 катлы бинада барлык ашыгыч хезмәтләр дә булачак.
Беренче катта - кабул итү - диагностика бүлеге, икенчесендә-травматология бүлеге урнашачак, өченче кат реанимация һәм интенсив терапия палаталары белән кичектергесез кардиология бүлеге биләячәк.
Дүртенче катта беренчел кан тамырлары үзәге, бишенче катта пульмонология бүлеге һәм реанимация урнашачак, алтынчы кат гинекология бүлеге биләячәк.