Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Бүләкләүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан медальләр, шулай ук «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре»дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Шулай ук медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк сертификаты тапшырылды.
Татарстанның бүләкләнгән медицина хезмәткәрләре исемлеге: