Арча районында стоматология поликлиникасы төзелеше дәвам итә. Әлеге вакыйга халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Моңа кадәр «Арча РҮХ» ДАССУның стоматология сырхауханәсе 1938 елда төзелгән һәм бүгенге көндә медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча таләпләренә җавап бирми.
Хәзерге вакытта диварлар төзү буенча төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, электр челтәрләр салу буенча эшләр башланган, киләсе атнада түбә ябу буенча эшләр башланачак.
Гомуми мәйданы 450 квадрат метр булган бинаны 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
"Арча РҮХ" ДАССУ