Чүпрәле РҮХдә компьютер томографын монтажлау бара. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынды.
КТ рентген тикшерүе патологик процессларны ачыклауны иртәрәк һәм төгәлрәк ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Бу проектның төп бурычларының берсе - хәтта авыл җирләрендә һәм кече шәһәрләрдә дә югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү. ТР медицина учреждениеләре өчен модернизацияләү программасы буенча быел 12 РКТ сатып алынган.