Урыссу үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлегендә Алимбәковлар гаиләсенең беренче баласын өйгә озату тантанасы

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Кичә, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 75 еллыгы көнендә, Урыссу үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлегендә Алимбәковлар гаиләсенең беренче баласын тантаналы рәвештә чыгару булды.

Кечкенә Айданның авырлыгы 3275 грамм, буй озынлыгы 53 см. Сабыйның әтисе һәм әбисе безнең хастаханә хезмәткәрләре, дип әйтәсе килә.

Беренче тапкыр әти-әни булган Вадим һәм Ләйсәнне әлеге тантаналы вакыйга белән котларга күп санлы туганнары гына түгел, ә Ютазы районының беренче шәхесләре дә килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов Алимбәковлар гаиләсенә улларын илебезнең лаеклы кешесе итеп тәрбияләүләрен, якты бәхет һәм аяз күк йөзе теләделәр. Алар район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International