Баланы тәрәзәдән егылудан ничек сакларга?
– Әгәр бала өйдә булса, тәрәзәләр ябылырга тиеш, хәтта олылар янында булса да, төшү өчен бер секунд җитә. Яисә өстән генә тәрәзәләрне ачыгыз.
- Йорт җиһазларын тәрәзә янына куймагыз, бала аның ярдәмендә тәрәзә төбенә менмәсен.
- Балаларга тәрәзәләр янында урнашкан караватка яки башка җиһазларга сикерергә рөхсәт итмәгез.
- Беркайчан да чебен челтәрләренә ышанмагыз, чөнки алар егылудан сакламый. Киресенчә, балалар үзләрен куркынычсыз хис итәләр, таяналар һәм егылалар.
- Тәрәзәләргә рәшәткә куегыз.
- Бала аларны мөстәкыйль ача алмасын өчен, тәрәзәләргә блокираторлар куегыз.
- Әгәр дә сез балага тәрәзәдән берәр нәрсә күрсәтәсез икән, аны нык фиксацияләгез, өстәвенә, киемнән түгел, ә тәнне тотарга кирәк. Баланың кинәт хәрәкәтләренә әзер булыгыз.
- Балаларга куркынычсызлык турында сөйләгез.
- Балаларны беркайчан да карамыйча калдырмагыз.
Онытмагыз, куркынычсызлык чараларын үтәү мөһим!
Республика медицина профилактикасы үзәге