Арча хастаханәсендә беренче сыйныф укучыларын котладылар

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

 "Арча РҮХ" ДАССУда беренче сыйныф укучысы көне узды!

Баш табиб Рифат Идрисов һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Роза Шәйхиева Арча үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларны Белем көне белән котладылар. Барлык балалар да бүләкләр алдылар. Беренче сыйныфка барлыгы хастаханә хезмәткәрләрнең 15 баласы – 11 кыз һәм 4 малай бара. Хәерле юлга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International