Район хастаханәсе өчен сирәк булган манипуляцияне табиб-эндоскопист Наил Хафизов уңышлы үткәрде.
Пациент табиб-эндоскопист Наил Хафизовка сулыш алуга бозылышына зарланып мөрәҗәгать итәе. Ул йөткерә, күкрәктә уңайсызлык сизә. Пациент әйтүенчә, ашау вакытындагы хәл моңа сәбәпче булгандыр. Ашау вакытында ризыкның бер өлеше сулыш юлына киткәндер.
Визуаль тикшерүдән соң, табиб сыгылучан эндоскоп белән югары сулыш юлларын тикшерде. Пациентның уң бронхында чит җисем күренә. Табиб кыскычлар ярдәмендә уңышлы тотып чыгары алды.
Табиб билгеләп үткәнчә, мондый очраклар психик авырулары булган яки исерек булган кешеләр өчен, кечкенә балалар өчен хас. Шуңа күрә мондый манипуляция кирәк. Белгеч укыган Казан медицина университетының эндоскопия кафедрасында хәтта пациентлардан алынган төрле предметларның фотолары төшерелгән стенд бар.
Наил Минхәтович мондый куркыныч һәм күңелсез хәлдән котылу җиңел, дип билгеләп үтте. Барысына да билгеле бер кагыйдә генә үтәлергә тиеш: ашау вакытында сөйләшмәгез.
Әгәр чит әйбер организмына эләксә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче сәгать ярымда ярдәм күрсәтү мөһим, дип ассызыклады табиб. Аеруча катлаулы очракларда Алабуга хастаханәсе пациентларын махсус медицина учреждениеләренә җибәрәләр.
Наил Хафизов Алабуга үзәк район хастаханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып 15 ел эшли, 2021 елдан табиб-эндоскопист вазыйфасын башкара. Эндоскоп ярдәмендә ул ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы өлешләрендә, югары сулыш юлларында тикшеренүләр үткәрә, шулай ук медицина манипуляциясе һәм процедуралар ясый.
Хезмәттәшләр һәм пациентлар табибның ике төп сыйфатын билгелиләр: тыйнаклык һәм югары профессиональлек.