Бүген районда куанычлы вакыйга булды: капиталь ремонттан соң үзәк сырхауханәнең йогышлы авырулар бүлеге ачылды.
Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.
–Район федераль һәм республика грантларында актив катнаша. Йогышлы авырулар бинасы нефтьчеләребез ярдәме белән капиталь ремонтланды. Азнакай халкына шундый заманча шартлар тудырган республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, нефть төбәге районнарының инфраструктура үсешенә зур өлеш керткән “Татнефть” җитәкчелегенә тирән рәхмәтлебез, – диде тантананы ачып Марсель Зөфәр улы.
Ремонт эшләре 1 апрельдә башланып, шушы кыска гына вакыт эчендә аның фасадына, эчке өлешенә сыйфатлы материалдан ремонт ясалды, инженерлык челтәре алыштырылды. Аерым чыгу урыннары булган 7 бокста заманча һәм бүлек өчен махсус уңайлыклар тудырылган. Бүлмәләр якты, иркен. Алар яңача җиһазландырылган.
–Без бу бинага элек тә косметик ремонт ясап килгән идек. Әмма ул вакытлыча матурлау гына иде. Хәзер аңа өр-яңа сулыш өрелде. Хезмәткәрләребезгә, пациентларга яхшы шартлар тудырылды, – ди Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов. – Әлбәттә, әле яңартасы биналарыбыз бар. Киләчәктә аларны да менә шулай барыбыз бергә җыелып, куанып, тантаналы ачарга язсын!