Медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүләкләр тапшыру Республика көне алдыннан уза. «Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикага булган җылы хисләр берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши торган зур гаилә», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы, таяныч төбәге. Боларның барысы да күп буын гражданнарның тырыш хезмәте, федераль үзәк һәм ил Президенты Владимир Путин ярдәме белән башкарыла. «Татарстан эзлекле рәвештә көчле ил төзелешенә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлеш бирә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре лауреатларына ил хакына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Илнең социаль-икътисадый үсеше темплары, аның куәтен ныгыту, бүген Россия алдында торган җитди каршылыкларны уңышлы җиңеп чыгу, туган республикабызның иминлеге һәм чәчәк атуы сезгә – хезмәт, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм рухи өлкә кешеләренә, шулай ук уңышлы идарәчеләр һәм эшкуарларга бәйле», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләренә 50дән артык татарстанлы лаек булды. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, иҗат эшлеклеләре, хәйриячеләр, шулай ук Ватанны саклаучылар бар.
Медицина хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Кырым Луки медале белән бүләкләнделәр:

- Республика клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Бурмистров Михаил Владимирович;

- профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Гатауллин Марат Ринат улы;

-Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең бүлек мөдире Гаязов Рамил Фатыйх улы;

- Казан шәһәренең 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары

Шәйхетдинова Зөлфия Әнәс кызы.

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» мактаулы исеме

- федераль Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы мөдире

Садыйкова Динара Илгизәр кызына бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме

- Казан шәһәренең 20нче Шәһәр сырхауханәсенең клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Галина Ләйлә Зариповнага бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International