Татарстан Республикасы көне котлы булсын!

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Кадерле коллегалар, хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бай мирас, уникаль кешеләр, алдынгы технологияләр, гүзәл табигать - ул безнең туган Татарстаныбыз! Бүген, әлеге истәлекле көнне, Татарстан Республикасы – үзенә җәлеп итүче регионнарының берсе. Һәм без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз! Без Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе белән горурланабыз, соңгы берничә елда бу тармак алга таба зур сикерү ясады!

Татарстанның  үсеше, уңышы һәм чәчәк атуының нигезе -  ул республикабызны яратучы, аны тагын да матуррак, чистарак һәм кызыклырак итү омтылышлары һәм идеяләре белән тулы  кешеләр! Бу истәлекле көндә сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иң кыю башлангычларда уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International