Аманбаев Мирлан Улукматович - Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенең инфекционист табибы.
"Кечкенәдән, бишенче сыйныфтан башлаптыр этләр, мәчеләр, кошларны дәвалый идем, аннары дусларын дәвалый башладым, барысы да мине Доктор Айболит дия иде. Ничектер үзеннән-үзе медицинага тартылдым, гәрчә мин авиаторларның гаиләсеннән: әти очучы иде, әни гомере буе авиациядә эшләде», - дип сөйли табиб.
Мирлан Улукматович Кыргызстанда Ош шәһәрендә туып үскән. Шунда ук Ош дәүләт университетында «дәвалау эше» белгечлеге буенча медицина белеме ала. 2006 елда шул ук университетта «Йогышлы авырулар» юнәлеше буенча ординатурада укый башлый.
2008 елда туган шәһәрендә хезмәт эшчәнлеген башлый. Аннары Татарстан Республикасына чакырыла.
2010 ел ахырында үз эшчәнлеген Яр Чаллыда башлый. Яр Чаллы шәһәренең Спид-үзәгендә, поликлиника мөдире булып эшли. 2014 елда грант программасы буенча «Алабуга РҮХ» ДАССУга табиб-инфекционист булып эшләргә күчә. Анда биш ел эшләгәннән соң Яр Чаллыга, балалар поликлиникасына кайта.
«Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны, гаиләгезне саклагыз. Ә үзләрен медицинага багышларга теләүчеләргә: бу иң лаеклы һәм перспективалы һөнәр булуына ышанам,» - диде доктор.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе