Түбән Кама хастаханәсенең бердәм коллективы укучыларга ярдәм күрсәтте һәм балаларга бүләкләр тапшырды.
Беренче сыйныф укучысы Давид Павловка һәм өченче сыйныф укучысы Иван Беспаловка бүләкләрне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин тапшырды.
Давидның әнисе - Алена Ивановна Кудряшова-20 елдан артык йогышлы авырулар бүлегендә ЭВМ операторы булып эшли. Иван Беспалов - ятим малай, аны Түбән Кама хастаханәсендә 10 ел лифтер булып эшләүче әбисе Нина Викторовна Беспалова тәрбияли. Иван Республика клиник хастаханәсе баш табибы белән беренче тапкыр гына очрашмый, шуңа күрә хирург булырга карар иткән. Ә менә математиканы яратучы Давид киләчәктә банк директоры булырга тели.
Министр урынбасары балаларга яхшы укулар, нык сәламәтлек теләде. Марс Мостафин шулай ук барлык теләкләргә дә кушылды.
Без акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Травматология пункты, 2нче сырхауханә, Бактериология лабораториясе, йогышлы авырулар бүлеге, 3нче сырхауханә, нур диагностикасы, 2нче гинекология һәм канцелярия коллективларына зур рәхмәт.