30 августта, Республика көнендә, Балтач муниципаль районының Борнак авылында яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы ачылды.
ФАП ачылышы тантанасында район башлыгы Нотфуллин Р. Р., Дәүләт Советы депутаты Нугаев К. А. һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов И. Р. катнашты.
Модульле бина «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Борнак ФАПы Борнак авыл җирлеге территориясендә урнашкан һәм халыкка табибка кадәр медицина ярдәме күрсәтә. Халык саны - 447 кеше, аларның 69ы - балалар, 378е олылар.
ФАП белән 30 елдан артык хезмәт стажы булган югары категорияле фельдшер Зыятдинова Нурзидә Салих кызы җитәкчелек итә.
Балтач РҮХ