Аксубай муниципаль районында Шәрбән авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылыш тантанасында хөрмәтле кунаклар - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виниченко Владислав Валентинович, шулай ук Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Камал улы Гилманов һәм Аксубай РҮХнең баш табибы Исламов Марсель Ирек улы катнашты.
Фельдшер-акушерлык пунктында 300гә якын кеше беренчел медик-санитар ярдәм алачак.
Аксубай РҮХ