Сентябрьгә Югары Ослан РҮХнең Октябрь бистәсендә яңа ФАПын ачу планлаштырыла.
Медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.
ФАП бинасы әзер, тантаналы ачылышы сентябрьдә планлаштырыла.
Хәзерге вакытта бистәдәге фельдшер-акушерлык пункты авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан. Медицина ярдәмен 446 кеше ала, шуларның 95 е-балалар.
Агымдагы елның беренче кварталында Введенка Бистәсендә заманча ФАП төзелде. Август уртасында аны ТР ССМ медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге башлыгы Александр Кочнев карады. Ул шартларның һәм җиһазларның норматив документлар таләпләренә туры килүен бәяләде. Бүген ФАП лицензияләнгән һәм тулы күләмдә эшли.