Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Kazan Digital Week – 2022» халыкара форумы кысаларында «Татарстан Республикасының радиология дата-үзәге. Цифрлы радиология ресурслары белән идарә итүче компания» темасына вебинар оештыра.
Вебинар барышында медицина тикшеренүләренең үзәк архивы турында (әлеге архив беренче тапкыр Татарстан Республикасында оештырылган һәм аннан соң бөтен Россиягә таратылган), пациентның радиология тикшеренүләр өлкәсендә юнәлешле платформа перспективалары, системалы якын килү шартларында ясалма интеллект үсеше, читтән торып укуда кирәкле мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен тәэмин итү турында сөйләнәчәк.
Вебинар 9 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә узачак.
Вебинарга сылтама: https://youtu.be/LEH6W5E-hjE