Кукмара РҮХ поликлиникасында РКТ (рентген компьютер томографы) кабинеты әзер. Тиздән җиһазлар китерелер дип көтелә. Аппарат «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында алына.