11 сентябрьдә Е.А. Боратынский музеенда теләге булган һәркем өчен Көзге аеклык бәйрәме узачак, аны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге оештыра.
10 сәгатьтә «Аеклык Казан бәйрәмнәренең текстлары һәм экспонатлары»тематик интерактив күргәзмәсе ачылачак.
Бәйрәмнең икенче өлеше 13.30 сәгатьтә безнең төбәктә алкогольгә каршы һәм наркотикларга каршы профилактика тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм таратуга багышланган унөченче традицион укуларны ачу белән башланачак.
Быел фикер алышуларның төп темалары: Казан аеклык җәмгыятенең 130 еллыгы; XIX гасыр башында Идел буе татарлары арасында аеклык өчен көрәш; академиклар Арбузовлар музееның профилактик эш тәҗрибәсе; «Наркотикларны профилактикалауда чит ил мәдәнияте елы» һәм башкалар.
Кунакларны күргәзмә кураторы, Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге рәисе Владимир Ловчев озатып йөриячәк. Экскурсияләр наркотикларга каршы өлкә профессионалларына, тернәкләндерү үзәкләре пациентларына, Казан югары уку йортлары студентларына һәм иҗтимагый оешмалар волонтерларына адреслана.
Бәйрәмне уздыруда югары уку йортлары волонтерлары, шулай ук кайбер медицина учреждениеләре, партнерлык иҗтимагый һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар актив катнаша.