Кукмара РҮХ табиблары сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча килгән яңа автомобильдән актив файдаланалар

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңа «Лада Ларгус» автомобиле узган җәйдә Кукмара үзәк район хастаханәсенә җибәрелгән иде. Машина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектынының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

Авто авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәткәндә куллану өчен билгеләнгән. Мондый автомобильләр участок табибларының күчмә эше, аз хәрәкәтле пациентларга өйдә хезмәт күрсәтү, пациентларны консультациягә китерү, диспансерлаштыру өчен бик мөһим. Моннан тыш, тикшерү өчен дару препаратлары һәм биологик материаллар җиңел машинада йөртелә.

Медицина учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итү сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 2021 елда башланган һәм 2025 елга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International