Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Әлмәт районында булды. Район үзәгендә, "Алсу" микрорайонында, "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гомуми табиблык практикасы үзәге һәм балалар поликлиника бүлеге төзелә.
Барлык эшләр дә расланган график нигезендә алып барыла, объектны тиешле срокларда тапшыру планлаштырыла.
Финанслау лимиты – 49 920,65 мең сум. Бинаның мәйданы-452,24 кв. м.