Ашыгыч ярдәм фельдшерлары аңын югалткан һәм сулаудан туктаган казанлының гомерен саклап калды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Бу хәл фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде. Әмма Казан медикларының бердәм эше пациентның гомерен саклап калды.

03 телефоны буенча шалтырату килде: югары кан басымына һәм йөрәк авыртуына зарландылар. 06-07 ОПБ ашыгыч ярдәм бригадасы чакыруга кичекмәстән чыга.

Фельдшер Денис Әминов һәм Мария Пестова килүгә үк бердәм эшли башладылар. Бер медик пациентны ЭКГа әзерләгәндә, икенчесе сораштыру үткәрде.

Ир-ат физик активлыктан соң тәүге мәртәбә күкрәк тактасы арты авыртуының барлыкка килүе турында сөйләде. Авырту уртача интенсивлыкта иде, якынча ярты сәгать дәвам итте.

Кинәт ярты сүздә пациент аңын югалта һәм сулаудан туктый. Бу вакытта ЭКГ пленкада карынчык фибриллациясе теркәлә. Бу йөрәк ритмының бозылуы, еш кына үлемгә китерә.

Бригада тиз арада реанимация чараларын башлады: дефибриллация ярдәмендә йөрәк ритмын торгызды. Сулыш алу кире кайтты, кан басымы тотрыкланды. Киләсе ЭКГ тикшеренүләре миокардта күп инфаркты учаклары билгеләрен тапты.

Пациентны Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиоранимация бүлегенә китерделәр, коронар артерияләрне стентлаштыру вакытында үткәрелде. Хәзерге вакытта аның тормышы куркыныч астында түгел.

Фельдшерларның бердәм эше нәтиҗәсендә кеше исән калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International