Түбән Кама күп профильле хастаханәсенең Бактериология лабораториясе коллективы фельдшер-лаборант Светлана Таймас кызы Исламованы лаеклы ялга озатты.
Яраткан һөнәренә Светлана Таймасовна 50 ел гомерен багышлады. Шуларның 10 елын ашыгыч ярдәм, 40 ел бактериология лабораториясендә эшли. Светлана Таймасовна үз һөнәренә бөтен йөрәге белән гашыйк, ул шулай ук үзенең бердәм коллективын да бик кадерли.