Түбән Камага гриппка каршы вакциналар кайтты

2022 елның 9 сентябре, җомга

«Перинаталь  үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУның 2нче сырхауханәсе мөдире Эльмира Хафизова прививкалау компаниясе, грипптан соң өзлегүләр һәм эпидемияне булдырмау турында җентекләп сөйләде.

Быел профилактик прививкаларның Милли календаре кысаларында 40 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. Бүгенге көндә гриппка каршы вакцинаны мең ярымнан артык балигъ булмаган бала алган. Гриппка каршы вакцина 6 айлык балаларга ясарга мөмкин. Бу кирәкле һәм куркынычсыз.

Ата-аналар рөхсәте белән оешкан коллективта, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булган балаларга, привика үзләренең мәктәпкәчә һәм уку йортларында ясалачак. Калганнары моны беркетелгән урын буенча поликлиникада эшли алалар - моның өчен педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Грипптан һәм авыр өзлегүләрдән үзеңне саклау өчен, бер прививка ясау җитә, дип искә төшерү табиблар. Прививканы авыручылар саны күбәйгәнче эшләргә кирәк. Ул чакта ныклы иммунитет формалаша алачак.

Шулай ук балаларны коронавируска каршы прививкалау дәвам итә. Бүгенге көнгә 214 яшүсмер COVID-19дан вакцина ясатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International