Татарстан табиблары неонаталь медицинага һәм педиатриягә багышланган Бөтенроссия конференциясендә докладлар белән чыгыш ясадылар

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Әйдәп баручы педиатрлар, неонатологлар, тар белгечләре, акушер-гинекологлар, репродуктологлар, юристлар һәм сәламәтлек саклауны оештыручылар «FLORES VITAE. Неонаталь медицинада һәм Педиатриядә контраверсия» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә килде.

Республика балалар клиник хастаханәсенең оештыру-методик эш һәм сыйфат буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева Татарстан Республикасы делегатлары арасында хастаханәдә медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерүне оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International