РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко алкоголь куллануның кеше сәламәтлегенә һәм тормышына йогынтысы турында

2022 елның 11 сентябре, якшәмбе

Ел саен 11 сентябрьдә алкоголизмга каршы көрәш һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан бөтенроссия аеклык көне үткәрелә.

2008 елдан 2021 елга кадәр Россиядә алкоголь куллану 43% ка кимегән. Әгәр 2008 елда алкоголь куллану күрсәткече елына җан башына 15,7 литр булса, 2021 елда ул 9 литр тәшкил итә. Алкоголь куллану белән бәйле авырулар һәм үлүчеләр саны да кимеде.

Алкоголь барлык риск факторлары арасында эш яшендәге кешеләр үлеменә иң зур өлеш кертә.

Авыр көннән соң стрессны җиңәргә физик активлык һәм ачык һавада йөрү ярдәм итә. Иң мөһиме – алкоголь кулланмыйча проблемаларны хәл итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International