Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Фәридә Яркаева катнашында киңәшмә узды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ташламалы социаль пакет бирүгә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.

Доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева чыгыш ясады.

Социаль пакет ул – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге.

Социаль пакет алу хокукына сугыш һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, барлык төркем инвалидлары, шул исәптән балалар, Ленинград блокадасында катнашучылар ия.

2022 елның 1 августына Татарстанда социаль пакетка хокуклы 316 мең кеше исәпләнә. Ел саен һәр льготник социаль пакет яки акчалата компенсация сайлау алдында тора. Аны 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк. Бүгенге көндә акчалата компенсация 1011 сум тәшкил итә.

Социаль пакеттан елга бер тапкыр гына баш тартырга мөмкин. Ягъни ташламадан файдаланучының быелгы ел дәвамында сәламәтлек белән җитди проблемалары килеп чыкса, бушлай дарулар ала алмаячак, аларны үзең сатып алырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International