Казанның 21нче сырхауханәнең беренче баш табибы Фәйзуллина Лузия Заһретдин кызы 80 яшьлеген билгеләп үтә.
Лузия Фәйзуллина 1987 елда ачылган поликлиниканы 16 ел җитәкли. Бу вакыт дәверендә учреждениенең лаеклы эше өчен күпме хезмәт, көч кергән, белемле коллектив тупланган.
Поликлиника һәрвакыт алдынгы урыннарда була, анда яңа проектлар сынала, баш табибны үрнәк итеп куялар. Казанда 21 поликлиникада беренче тапкыр көндезге һәм кичке стационар, галокамера ачыла.
Лузия Фәйзуллина 1996 елда Идел буе районының «Ел хатын-кызы» исеменә лаек була. 1998 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен Татарстан Республикасының Атказанган табибы исеме бирелә.
Лузия Заһретдин кызы 50 ел Казан шәһәре халкының сәламәтлеген саклауга биргән.