Саба РҮХнең Юлбат ФАПына газ кертү бара. Аны газүткәргечкә тоташтыралар. Модульле фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Бинадагы барлык эчке эшләр тәмамланган, җиһазлар кертелгән. Тиздән яңа медицина учреждениесен ачу тантанасы булачак.