Алабуга шәһәрендә балалар поликлиникасы үзгәрде. Хәзерге вакытта Нефтьчеләр проспекты ягыннан балалар поликлиникасы бинасының фасадны яңарту буенча ремонт эшләре төгәлләнгән. Эш күләме 65% ка үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез, балалар поликлиникасын ремонтлау «Татнефть»гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 25 миллион сум акча бүленгән.
Параллель рәвештә стационарны капиталь ремонтлау эшләре "Стационарларны капиталь ремонтлау" программасы бара. Бу максатларга республика казнасыннан 37 миллион сум акча бүленгән. Түбәне ремонтлау 75% ка тәмамланган, - дип хәбәр итте район үзәк хастаханәсе баш табибы.