Олы Ходяш авылындагы ФАП «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Объектны монтажлау июнь аенда башланды. Эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм коммуникацияләрне тоташтыру эшләре алып барыла.
Хәзерге вакытта яңа җиһазлар урнаштырыла, алар әле тулы күләмдә китерелмәгән.
Объект РФ бюджетыннан - 5 млн 411 мең сум һәм ТР бюджетыннан – 1 млн 355 мең сум финанслана.
Олы Ходяш ФАПына 240тан артык кеш беркетелгән.
ФАП ачылу вакыты – агымдагы елның декабре.