Мәскәүнең фтизиопульмология һәм йогышлы авырулар фәнни үзәге белгечләре Казанда диагностиканың заманча алымнары турында фикер алыштылар

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының фтизиопульмология һәм йогышлы авырулар Милли медицина тикшеренү үзәге хезмәткәрләре килде. Фтизиопульмология һәм йогышлы авырулар фәнни үзәгенең Оештыру-методик эш буенча директор урынбасары Вадим Тестов, эпидемик әһәмиятле йогышлар үзәгенең табиб-инфекционисты Елена Егорова һәм әлеге үзәк белгече Антон Воронцов эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегалары белән очраштылар. Эшлекле киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International