Сарман РҮХнең Саралы фельдшер-акушерлык пункты ачылышы октябрь аена планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, ФАП "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзелгән.
ФАПка җиһазлар: өстәлләр, урындыклар, кушеткалар, шкафлар, тумбалар, раковиналар һ.б. китерелгән. Су, җылылык белән тәэмин ителгән. Электр челтәрләре буенча эшләр тәмамланып килә. Якын-тирә территория төзекләндерелгән. Шулай ук Беренчел буынның яңа медицина учреждениесе кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. ФАПка 259 кеше беркетелгән.