Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме һәм Яшел Үзән районы башлыгы Осиново авылында күп профильле сырхауханә төзелешенең барышын тикшерделәр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Яшел Үзән районы Осиново авылындагы төзелеш мәйданчыгында булды. Анда "Сәламәтлек саклау " илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына күп профильле поликлиника төзелә.

Эшләрне башкару барышы турында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, подрядчы оешмалар вәкилләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия секретаре, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары Гүзәл Волкова, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры Татьяна Куликовская фикер алышты.

Бинаны төзелгән, түбә ябу, инженер коммуникацияләрен сузу эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International