Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көне кысаларында Казан шәһәренең 13нче һәм 299нчы даруханәләрендә дару препаратларын куркынычсыз куллануга юнәлдерелгән «Сәламәтлеккә зыян китермичә дарулар куллану» профилактик акция узды.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Розалия Харисова Казан ДМУ волонтерлары белән берлектә даруханәләргә килүчеләргә сәламәтлеккә зыян китермичә даруларны сайлау һәм кабул итү турында сөйләделәр; халыкка дару препаратларын куркынычсыз куллану дәрәҗәсен һәм йогышлы булмаган авыруларның барлыкка килүенә һәм үсешенә ярдәм итүче куркыныч факторлар турында мәгълүмат бирү дәрәҗәсен өйрәнү максатыннан сораштыру үткәрделәр.