Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелешен тикшерде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Дәрвишләр бистәсендәге 6нчы балалар сырхауханәсенең филиалын «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр.

Эш барышы турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия секретаре, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгедиректоры урынбасары Гүзәл Волкова, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры Татьяна Куликовская фикер алыштылар.

6нчы номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсенең яңа бинасы 4 катлы итеп төзелә, шулай ук техник цоколь каты каралган. Биналарның гомуми мәйданы 6,4 мең кв. м тәшкил итәчәк.

Инде киләсе елда ук заманча учреждение бистәдә һәм күрше торак массивларда яшәүче 11 мең балага ишек ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International