Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Арчада стоматология поликлиникасы төзелешенең барышын бәяләде

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Арча район үзәк хастаханәдә булды.

Шулай ук министрлыкның эш төркеме халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы кысаларында төзелә торган стоматология поликлиникасы бинасын карады. Очрашуда Арча муниципаль районы башкарма комитеты, проект һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Моңа кадәр «Арча РҮХ» ДАССУның стоматология сырхауханәсе 1938 елда төзелгән һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча таләпләренә җавап бирми. Яңа стоматологиянең гомуми мәйданы 450 квадрат метр, учреждениене 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International