Арча районында мобиль поликлиника үз эшен дәвам итә. Хәзерге вакытта ул Яңа Чүриле авылында эшли. Якындагы авыллардан пациентлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керә торган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алынган «Арча РҮХ» ДАССУның автомобилендә китерелә. Мобиль поликлиникага пациентлар Кәче, Чулпан, Штырь, Венет, Шабаш һәм башка авыллардан китерелә. Киләсе атнада мобиль поликлиника Сикертән авылына күчәчәк.