Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Садыйков Kazan Digital форумында «Сәламәтлек саклауда цифрлы карарлар» күргәзмәсен карады

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында ел саен уза торган Kazan Digital Week форумын ачты. Ул IT-өлкәдә 200 дән артык проект тәкъдим ителгән күргәзмә экспозициясен, шул исәптән «Сәламәтлек саклауда цифрлы карарлар» стендын карады.

"Электрон сәламәтлек саклау өлкәсендә зур проект гамәлгә ашырыла. Республика клиник хастаханәсе базасында Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартлар буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибе тулысынча цифрлаштырылачак", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2022 халыкара форумының пленар утырышында ясаган чыгышында.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International